2018 елның 14 – 15нче декабрендә Спас муниципаль районында 2018 – 2019нчы еллар сезонында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында Татарстан Республикасы «КЭС-БАСКЕТ» Мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабы узды. Уеннар «Олимп» спорт комплексының спорт залларында һәм Болгар шәһәренең балаларны сәламәтләндерү - белем бирү үзәгендә үткәрелде. Ярышларда Татарстан Республикасының 10 муниципаль берәмлегеннән 10 егетләр һәм 9 кызлар командасы катнашты.