2018 елның 14 – 17нче декабрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабына әзерләнү максатыннан тарих буенча укыту-әзерләнү җыеннары үткәрелде. Җыелышта Татарстанның 26 укучысы катнашты.