18нче декабрьдә Россия Федерациясе мәгариф министры Ольга Васильева һәм WorldSkills International президенты Саймон Бартли очрашты. Төп тема - 2019 елда Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзерлек.
Россия 2019 елның 22 - 27нче августында Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын үткәрүгә әзер, дип раслады Ольга Васильева. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова рәислегендә дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты төзелде. Дөнья чемпионатын үткәрү өчен федераль бюджеттан 27 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Россия мәгариф министры хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта чемпионатның эшлекле программасын формалаштыру дәвам итә, аны үткәрү көннәрендә шулай ук һөнәри белем бирү мәсьәләләре турында фикер алышу буенча министрлар саммиты узачак. Ул хәбәр иткәнчә, катнашучы командалар делегацияләре, WorldSkills International халыкара оешмалары делегацияләре әгъзалары, аккредитация узган ММЧ һәм кунаклар өчен Россиягә визасыз керү режимы тәэмин ителгән.
- 64 ил чемпионатта катнашачакларын раслады, без Казанга 1629 конкурсант һәм 1502 эксперт килүен көтәбез. Ярышлар 6 блокка туры килә торган 56 компетенция буенча узачак: төзелеш, мәгълүмат һәм коммуникация технологияләре, иҗат һәм дизайн, сәнәгать җитештерүе, хезмәт күрсәтү һәм гражданлык транспортына хезмәт күрсәтү. Әмма без шулай ук киләчәк компетенцияләре территориясен – өлкәннәр өчен 16 компетенция һәм яшүсмерләр өчен 12 компетенцияне үз эченә алган FutureSkills оештырырга планлаштырабыз. Кайбер илләр инде үзләренең яшь конкурсантларын чемпионатка җибәрергә әзер булуларын белдерделәр, – диде Ольга Васильева.