Чыгарылыш сыйныф укучыларының 98% ы йомгаклау иншасын уңышлы язган

2018 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт бердәм дәүләт имтиханнарына кертүгә йомгак ясады.

Быел унберенче сыйныф укучыларының 98 проценты йомгаклау иншасын уңышлы язган. Мәктәп укучыларының иң популяр темасы "Хыял һәм чынбарлык" булды: аны мәктәпне тәмамлаучыларның 31% ы сайлап алды.

Алдагы еллардагы кебек үк, чыгарылыш сыйныф укучыларының 2% ы беренче омтылыштан ук "зачет " ала алмаган. Алар өчен өстәмә сроклар каралган – 6нчы февральдә һәм 8нче майда.

Йомгаклау иншасы 2018 елның 5нче декабрендә төп срокта узды. Иншаны барысы 670 меңнән артык кеше язды. Аларның күбесе 2019 елда булачак чыгарылыш сыйныф укучылары. Узган еллар чыгарылышлары шулай ук сочинение яза ала. Быел  Россия буенча шундый 126 кеше. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар йомгаклау иншасы урынына имла язарга хокуклы. Быел мондый хокуктан 2 меңнән артык укучы файдаланган, ә 4,3 мең кеше инша язган.

Татарстанда йомгаклау иншасын быел Татарстанның 16047 чыгарылыш укучысы язган. Алар арасында урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 26 студент, ябык типтагы учреждениеләрдән 273 кеше, бер узган ел чыгарылышы бар. 357 укучы имла язды, шуларның 84е - сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International