Быел Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ субъектлары өчен 3 млн сумнан артык суммага 7 меңнән артык дәреслек сатып алган. Бу хакта бүген ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.
Ул татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен “Ана теле" онлайн-мәктәбе эшләвен дә искәртте. “Агымдагы елның сентябрендә министрлык тарафыннан 2023 елның 1 июненә кадәр системаны чикләнмәгән рәвештә файдалану мөмкинлеген биреп, килешүне озайту турында өстәмә килешү имзаланды", – дип ассызыклады Андреев.
Килешү нигезендә 14 яшьтән 18 яшькәчә укучылар өчен контент эшләү каралган, дип өстәде ул.