ТР Дәүләт Советының 44 нче утырышында депутатлар "Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертелә торган закон проектын кабул итте. Документ дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашучы педагогларның хезмәте өчен түләүне гарантияли, шулай ук максатчан белем бирү турында килешү төзү хокукын югары белем дәрәҗәсендә генә түгел, урта һөнәри белем дәрәҗәсендә дә бирә.
"РФдә мәгариф турында” Законга үзгәрешләр 2019 елның 1нче гыйнварыннан үз көченә керә. Шул ук вакытта "Максатчан белем бирүне камилләштерү өлешендә РФнең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон да эшли башлый.