14 яшьтән алып 19 яшькә кадәр булган 70 меңгә якын яшь кеше Казанга ташламалы шартларда WorldSkills – 2019 дөнья чемпионатына киләчәк. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
"Килүче" дип атала торган программа күтәрелә. РФ субъектларыннан 14 яшьтән алып 19 яшькә кадәр булган, олимпиада, конкурсларда, WorldSkills төбәк чемпионатларында үзләрен күрсәткән яшьләр җәлеп ителәчәк. Бу эшче һөнәреләрнең абруен күтәрү өчен эшләнәчәк. Дүрт көн эчендә мәйданчыкка "Килүче" программасы буенча 70 меңгә якын кеше килер дип көтелә", — диде Галимова.