Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте -милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге базасында “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим " дигән рус телле тәрбиячеләр арасында V республика һөнәри осталык бәйгесе узды.
Бәйгенең читтән торып үткәрелә торган турына республиканың 41 муниципаль берәмлегеннән 86 эш (видеоролик) җибәрелде. Финалда 16 педагог катнашты, алар "Мин шәхес!” визит карточкасын тәкъдим иттеләр, «Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм» уенының презентациясендә, " Тәрҗемә ит! Татарча өйрәнәбез" викторинасында катнаштылар, "Ирекле микрофон"номинациясендә алдан әзерләп килгән чыгышларын күрсәттеләр.
Бәйгенең җиңүчеләре:
1нче урында - Мөхәммәтҗанова Юлия Анатольевна - Әлмәт шәһәренең 46 нчы номерлы «Золушка» балалар бакчасы;
2нче урында - Нәбиева Виктория Витальевна - ТР Түбән Кама муниципаль районының 45 нче гомум үсеш төрендәге балалар бакчасы;
3нче урында - Касакина Светлана Александровна – Яр Чаллының тәрбияләнүчеләрне үстерү юнәлеше буенча эшчәнлек өстенлекле гамәлгә ашырыла торган гомум үсеш төрендәге 112нче номерлы «Мозаика» балалар бакчасы.