Казанда ятим балаларның иҗади үсеше өчен яңа киңлек ачылды

2018 елның 21 декабре, җомга

18нче декабрьдә Казанда «Дуслык» девиант тәртипле балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль-тернәкләндерү үзәгендә ятим балаларны иҗади үстерү һәм тернәкләндерү өчен уникаль киңлек ачылды. Иҗат классы “Мәдәният белән яшим " хәйрия проекты кысаларында ачылды.

Хәйриянең максаты – балаларны һәм яшүсмерләрне сәнгатькә, иҗатка җәлеп итү, аларда креативлыкны үстерү, иҗади потенциалларын ачу, начар күренешләрне җиңеп чыгарга омтылыш уяту, гадәти яшьтәшләр мохитен интеграцияләү, төрле яктан алга киткән шәхес тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International