Казанның Авиатөзелеш районындагы 33нче номерлы мәктәп укытучылары Таллинда стажировка вакытында Эстониянең мәгариф системасы белән таныштылар.
Сәфәр кысаларында укытучылар дегитехнологияләр һәм Европада белем бирүдә сыйфат менеджменты белән таныштылар. Шулай итеп, укытучылар яңа уку программаларын һәм инновацион проектларны эшләү һәм гамәлгә кертү турында күзаллау алдылар, перспективалы эшләнмәләр, дәресләр үткәрүнең методикасы һәм төрле технологияләре белән танышу мөмкинлеге алдылар.