Бүген Дәүләт Советында “Парламент дәресе – 2018 " кысаларында узган республика бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Республика парламентына балалар рәсемнәре, иншалар, эссе, видеороликлар һәм проектлар бәйгеләренең сигез номинациясендә 47 җиңүче чакырылган иде. Лауреатларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары котлады.
Республика парламенты башлыгы педагогларга, Мәгариф һәм фән министрлыгына, Мәгарифне үстерү институтына, Дәүләт Советы депутатларына әлеге әһәмиятле проектны хуплаганнары өчен, ә балаларга актив гражданлык позициясе һәм барлык вакыйгаларга битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.