Укытучылар үсешенең милли системасы нигезендә педагог карьерасы горизонталь буенча гына түгел, вертикаль буенча да хәрәкәт итәргә тиеш. Яңа вазыйфалар категория яки исемнәр буенча элеккеге классификацияне бетермиләр. Әмма һөнәри мохиттә остазлык системасын торгызырга ярдәм итәчәкләр.
Әйтик, "өлкән укытучы" башка педагогларның эшен координацияли, аларны методик яктан озата бара һәм укучыларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхси белем бирү траекторияләре әзерли. Мәктәптә биш ел эшләп, беренче яки югары квалификация категориясен алып кына, "өлкән укытучы" булырга мөмкин булачак.
"Әйдәп баручы укытучы" - яшь педагоглар өчен остаз. Шуңа күрә биредә таләпләр тагын да югарырак - 10 ел стаж һәм югары квалификация категориясе. "Әйдәп баручы укытучы" башка педагогларга "һөнәргә" керергә ярдәм итәчәк. Өстәвенә, фән укытучыларына гына түгел, педагог-психологларга, дефектологларга, социаль педагогларга да, аларның эшен мәгариф процессына интеграцияләргә кирәк.