Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга балалар һәм яшьләр оешмаларының 15 вәкиле, төрле конкурслар һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар чакырылган иде. Училище укучылары һәм тәрбияләнүчеләре Татарстан Президентына яшьләр телевидениесе, хайваннарны яклау турында һәм башка күп кенә сораулар бирделәр.
Укучыларга очрашу алдыннан татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музее, Президент сарае буйлап экскурсия уздырдылар һәм Рөстәм Миңнехановның эш кабинетын күрсәттеләр.
Мәктәп укучылары һәм тәрбияләнүчеләр Рөстәм Миңнехановтан нинди суперкөчкә ия буласы, нинди спорт белән шөгыльләнәсе һәм Президентның кемне хәзерге заман рыцаре дип санавы хакында кызыксындылар.
«Безнең дәүләт тарихында лаеклы кешеләр бик күп. Фамилиягә тукталу миңа кыен. Рыцарьлыкка лаек һәр батырлык. Сугышларда катнашкан һәр кеше, шул исәптән Әфган сугышында катнашкан һәр кеше - герой. Мин мондый сорауга һичшиксез җавап бирмәс идем», - дип билгеләп үтте Президент.
Рөстәм Миңнеханов сәләтле балаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм аларга Apple планшетларын бүләк итте.