Казанда Идел буе федераль округы югары уку йортларының туристлык кафедралары ассоциациясе оештырылган

2018 елның 26 декабре, чәршәмбе

В. Г. Тимирясов исемендәге КИУ Татарстан Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты белән берлектә Идел буе федераль округы югары уку йортларының махсуслаштырылган кафедраларының фәнни-методик сессиясен үткәрде. Казанда беренче тапкыр Россиянең 11 шәһәреннән 14 югары уку йортыннан вәкилләр җыелды, алар кадрлар әзерләү һәм туризм өлкәсендә уртак тикшеренүләр оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Сессиядә  Идел буе федераль округы югары уку йортларының туристлык кафедралары ассоциациясен төзү турында карар кабул ителде. Ассоциация югары уку йортларының туристик белем бирүне үстерүнең төп мәсьәләләрен хәл итүдә көчләрен берләштерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International