КФУның Конфуций Институты каршындагы халыкара сертификация үзәге 2013 елдан бирле эшли. Элегрәк тест үткәрү һәр елны декабрьнең беренче якшәмбесендә узды.
Әмма үзәкнең эшләү дәверендә имтиханнарны тапшырырга теләүчеләр саны артты һәм хезмәткәрләр тарафыннан тест үткәрү турында елга ике тапкыр карар кабул ителде. Хәзер имтиханны апрель урталарында да тапшырырга мөмкин булачак.