Химиядән «Олимпка юл» Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәктәп укучыларына юл ачты

2019 елның 22 гыйнвары, сишәмбе

19 – 21нче гыйнвар көннәрендә Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының 8 – 11нче сыйныф укучылары арасында химия буенча «Олимпка юл» республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.
Олимпиадада республиканың 40 муниципаль районыннан 151 укучы катнашты.
Балаларга химиянең төрле бүлекләренә караган 6 мәсьәлә тәкъдим ителде. Аларның эшләрен КФУның А. М. Бутлеров исемендәге Химия институты хезмәткәрләре бәяләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International