Казан укучыларын «Идел буе сәнгать музейлары» дигән икенче төбәкара видеопроектлар конкурсында катнашырга чакыралар. Укучылар үз эшләрен март ахырына кадәр оештыручыларга җибәрә алалар.
Идел буе шәһәрләре белем бирү учреждениеләренең 8нче, 9нчы һәм 10нчы сыйныф укучыларына сынлы сәнгать музее турында видеоролик төшерергә, аны инглиз, немец һәм француз телләренең берсендә яңгыратырга һәм рус телендә субтитрлар белән тулыландырырга кирәк.