Тиздән аларның чит телне ни дәрәҗәдә белү-белмәүләрен тикшереп, сайлап ала башлаячаклар.
Татарстанда халыкны инглиз теленә өйрәтү буенча актив эш алып барыла. Моннан берничә ел элек чит тел белүнең мөһимлегенә әллә ни зур игътибар бирмиләр иде. Ләкин 2013 елда узачак Универсиада әлеге вәзгыятьне тиз арада үзгәртүгә мәҗбүр итә. Шул чакта гына республикадагы инглиз телен өйрәтү системасының халыкара таләпләргә бөтенләй дә туры килмәве ачыкланды.
Бу турыда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов әледән-әле искәртеп тора. Башкалабызда шушы көннәрдә генә эшли башлаган EF English First халыкара инглиз теленә өйрәтү үзәген ачу тантанасында да ул бу турыда кат-кат әйтте.