Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды. Тикшерү нәтиҗәләрен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тәкъдим итте.
Экспертлар тарафыннан барлыгы Россия Федерациясенең 67 субъектыннан 301 белем бирү учреждениесе бәяләнде. Югары уку йортларының күпчелеге (83%) 90 баллдан артык тәшкил иткән. Ил буенча уртача күрсәткеч 94 баллга тигез.
Россия төбәкләре арасында рейтинг башында Ульяновск өлкәсе тора. Татарстан соң Забайкалье, шулай ук Орлов һәм Оренбург өлкәләре урнашкан.