Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала. Ул 2036 елга кадәр мәгарифне үстерү стратегиясен әзерләү кысаларында 2040 елга кадәр перспективада уздырыла.
Мәгариф һәм балалар ялы өлкәсенә кагылышлы сорауларга аноним рәвештә "Госуслуги.Решаем вместе” платформасы ярдәмендә җавап бирергә мөмкин. Моның өчен ЕСИАда авторизация ясарга кирәк. Сораштыру мәгариф өлкәсендәге вәзгыятькә мөнәсәбәтне өйрәнергә, гражданнарның үсеш юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
2036 елга кадәр мәгариф үсеше стратегиясе өстендә эшләү барышында кире элемтә алуның мөһимлеге турында 19 ноябрьдә Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белдерде.
Сораштыруда 2025 елның 28 февраленә кадәр сылтама буенча катнашырга мөмкин.