Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
70 нче мәктәптә 100 дән артык укучы тарих һәм информатика буенча БДИ язды
2012 елның 29 мае, сишәмбе
11 нче сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен Бердәм дәүләт имтиханнары башланды. Татарстан буенча имтиханнар уздырылучы 64 пунктта информатика һәм мәгълүмати-коммуникация технологияләре, тарих, биология фәннәре (болар укучы сайлаган фәннәр) буенча сынау биремнәре өләшенде. Информатика буенча белемнәрен 1361 укучы тикшерәчәк, тарихтан - 2868, биологиядән 3643 бала гыйлемнәрен сынап караячак. Имтихан уздыру пунктларының берсе Казанның Киров районы 70 нче чит телләрне тирәнтен өйрәтүче урта белем бирү мәктәбе базасында ачылды. Бирегә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының белем бирү сыйфатын күзәтү һәм укучыларны аттестацияләү бүлеге башлыгы Лилия Әмирова килгән иде. Имтихан башланыр алдыннан булган атмосфераны күзәтергә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә чакырылды. Бүген 70 нче мәктәпкә, башка мәктәпләрдә белем алган Киров һәм Мәскәү районы укучылары чакырылган, тарих буенча 80 укучы, информатика фәненнән 28 кеше ел дәвамында туплаган белемнәрен кәгазьгә төшерәчәк. Татарстан буенча быел тарихны 2 меңнән артык укучы сайлаган.
Лилия Әмирова әйтүенчә, быел Россия мәктәпләрен 880 мең укучы тәмамлый, аларның 22 меңгә якыны – Татарстан балалары. “Ел саен БДИ ны уздыруның норматив-хокукый һәм оештыру-технологик аспектлары камилләшә. Быелгы яңалыкларына килгәндә, аларның берсе олимпиадаларда җиңүчеләр һәм ташламаларга ия булучыларга кагыла. Вузларга кабул итү кагыйдәләренә төзәтмәләр турындагы федераль закон агымдагы елның 1 нче февраленнән үз көченә керде”, - дип белдерде Лилия Әмирова. Аның сүзләреннән аңлашылганча, укучылар быел конкурстан тыш бары тик бер уку йортына, бер белгечлеккә генә керергә дәгъва итә ала. Ә калган 4 уку йортына алар документларын гомуми нигездә тапшырачак.
Лилия Әмирова ассызыклап узганча, хәзер кәрәзле телефон белән куллану түгел, ә хәтта аны үзең белән алып килү дә ярамый. Контроль-исәпләү материалларындагы мәгълүматлар конфиденциаль характерда һәм аларны игълан итү дә тыела. “Әгәр дә укучы аларны фотого төшереп, интернет челтәрендә урнаштыра икән – бу БДИ кагыйдәләрен бозу булып саналачак. Бу эшне вазифаи зат эшләсә, штраф 20 мең сумнан алып 40 мең сумга кадәр. БДИ язучылар өчен бу штраф 3-5 мең сумны тәшкил итә. БДИ ны үткәрү кагыйдәләренә буйсынмаган өчен укучы имтиханнан чыгарылырга һәм аның эш нәтиҗәләре көчен югалтырга мөмкин, ә аны кабаттан имтихан тапшырырга кертү-кертмәүне Дәүләт имтихан комиссиясе хәл итәчәк”, - дип билгеләп үтте Лилия Әмирова.
Ул хәбәр иткәнчә, быел Татарстан мәктәпләрендә иҗтимагый күзәтүчеләр сыйфатында 1 меңгә якын кеше аккредитацияләнгән. Быел, алдагы еллар белән чагыштырганда, белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренә күзәтүче хокукы бирелми. Иҗтимагый күзәтүчеләр ролендә – ата-ана комитетлары, мәктәпләрнең попечительләр советлары, ТР Иҗтимагый палатасы, ММЧ вәкилләре.
Рус теленнән беренче мәҗбүри имтихан 31 нче май көнне 110 БДИ үткәрү пунктында кабул ителәчәк, аны 22,5 мең укучы тапшырачак. “Быел Рособрнадзор тарафыннан рус теле буенча иң чик балл – 36, математика буенча 24 балл дип билгеләнде”, - ди Лилия Әмирова.
Бүген иртәнге 8 сәгать 30 минутта контроль-исәпләү материаллары мәктәпнең информатика кабинетында урнаштырылган сейфка ябылган. Аларны дәүләт имтихан комиссиясе буенча уполномоченный – Казан дәүләт энергетика университеты доценты Альфред Сафин, имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Гөлназ Гыйбадуллинага тапшырган. 10 туларга 15 минутта алар сейтан чыгарылды. Имтихан төгәл сәгать 10 да башланды.
БДИның төп “дулкыны” 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда 2012 елда һәм узган елларда мәктәп тәмамлаучылар, башлангыч һәм урта махсус һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар; урта (тулы) гомуми белемне чит илләрдә алганнар сынау тотачак. Быел Татарстан мәктәпләрен 21773 укучы тәмамлый, шул исәптән, Казанда – 6056 кеше. Укучыларга 14 фәннән сынау бирергә тәкъдим ителә. Алдагы еллардагыча рус теле һәм математикадан сынау бирү – мәҗбүри, ә калган предметларны сайлап алырга мөмкинлек бирелә. 31 майда – рус теленнән; 4 июньдә – чит телләр, химиядән; 7 июньдә – математикадан; 13 июньдә – җәмгыять белеме, физикадан; 16 июньдә – география, рус әдәбиятынан имтиханнар билгеләнгән. 18-21 июнь көннәре резервка куелган.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уздыралар
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала.
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Татарстан мәктәп ата-аналар комитетлары ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсында җиңгән өчен премияләр алачак
Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышы булды.
«Педагогик укулар- 2024» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе старт ала
«Педагогик укулар 2024: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният потенциалы» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2024 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 9.00 сәгатьтә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз