2019 елның 29нчы гыйнварыннан 1нче февраленә кадәр технология буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы уздырылды.
Әлеге олимпиадада республиканың 30 муниципаль районыннан, шулай ук Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 184 укучы катнашты.
Технология буенча олимпиада 3 турда узды. Беренче һәм икенче турда балалар теоретик һәм практик мәсьәләләрне чиштеләр. Өченче турда проектлар якладылар.
Олимпиаданың компетентлы жюри составы Казан федераль университетының Алабуга институты һәм Казан фәнни-тикшеренү университетының профессор-укытучылар составы хезмәткәрләре тарафыннан тәкъдим ителде.