2019 елның 31нче гыйнварыннан 3нче февраленә кадәр Казанда математика буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы, шулай ук Л. Эйлер исемендәге XI математика олимпиадасының региональ этабы узды.
Олимпиадада республиканың 24 муниципаль районыннан, Яр Чаллы, Казан шәһәрләреннән 281 укучы катнашты.
Математика буенча олимпиада 2 турда узды, анда катнашучыларга авырлыклары югары дәрәҗәдә булган 10 төрле бирем тәкъдим ителде.
Укучыларның эшләрен КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты укытучылары бәяләде.