Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге «Методик десант» кысаларында «Һөнәри стандартларны гамәлгә кертү шартларында өстәмә гомуми белем бирү программаларын тормышка ашыру эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту " темасына семинар үткәрде. Чара Түбән Кама районының техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәгендә узды. Анда Татарстан Республикасының Әгерҗе, Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама муниципаль районнарының өстәмә белем бирү оешмалары методистлары, бүлек мөдирләре, директор урынбасарлары катнашты.
Татарстан Республикасында өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыру эчтәлеген һәм технологияләрен яңарту мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.