КФУның IT-лицее укучылары Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровка үз проектларын тәкъдим иттеләр. Алар арасында янгыннарны ачыклау өчен Silvan Project инновацион системасы да бар. Әлеге эшләнмәнең актуальлеге турында мәгълүмати эш буенча директор урынбасары, фәнни җитәкче Вадим Гуськов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез, 29нчы гыйнварда КФУ ректоры Илшат Гафуров Казан университетының IT-лицеенда булды. Визит барышында лицейчылар программалаштыру өлкәсендә үз эшләнмәләрен күрсәттеләр.
Мәсәлән, укучылар - яшь инженерлар (10 нчы сыйныф) Silvan Project – 3D-принтерда төзелә торган пилотсыз очкыч проектын тәкъдим иттеләр. Хәзер балалар самолет өчен двигательне бастырып чыгару мөмкинлеге өстендә эшлиләр.
Фәнни җитәкче Вадим Гуськов билгеләп үткәнчә, Silvan Project – янгыннарны ачыклау өчен инновацион система, аның өстендә Александр Иванов, Данил Юдин, Нгуен за Чонг эшли. Silvan Project исеменнән аңлашылганча, проект урман территориясендә, төгәлрәге аның өстендә файдаланылачак.