2019 елның 1нче февраленнән 28нче февраленә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы гомуми белем бирү учреждениеләренең башлангыч сыйныф укучылары өчен"Тизрәк, музейга!” акциясен уздыра.
Музейларда бушлай булырга мөмкин, ә экскурсияләр, музей дәресләре һәм мастер-класслар ташламалы бәядән.