Йомгаклау иншасының (изложениенең) төп көне 5 нче декабрьдә булды. 6 нчы февраль һәм 8нче май – 2018 елның 5нче декабрендә йомгаклау иншасы (изложение) буенча канәгатьләнмәслек («незачет») нәтиҗә алган укучылар, соңгы елларда нигезле сәбәпләр (авыру яки башка сәбәпләр) буенча йомгаклау иншасында (изложениедә) булмаган чыгарылыш сыйныф укучылары, нигезле сәбәпләр (авыру яки башка сәбәпләр) буенча йомгаклау иншасын (изложениене) тапшыруны төгәлләми калган узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары өчен өстәмә сроклар (авыру яки документлар белән расланган), 2018 елның 22нче ноябреннән соң (5нче декабрьгә кадәр 2 атнадан да соң булмаска тиеш) гариза биргән чыгарылыш сыйныф укучылары. Татарстан Республикасында андыйлар -115 кеше, шуларның 107се инша язачак, 8е – изложение язачак. Йомгаклау иншасын язу вакыты 3 сәгать 55 минут тәшкил итә (235 минут), сәламәтлеге чикле булганнар өчен ул 1,5 сәгатькә арта.