Мәскәүдә яшь галимнәр өчен фән һәм инновацияләр өлкәсендә Россия Президенты премияләрен тапшыру тантанасы узды. Тантана гадәттәгечә 8нче февральдә билгеләп үтелә торган Россия фәне көненә багышланган иде. Казан федераль университетының яшь галимнәр ассоциациясе рәисе Михаил Варфоломеев - чарада катнашучылар арасында.