Казан укучылары - җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының абсолют җиңүчеләре

2019 елның 8 феврале, җомга

2019 елның 3 – 6нчы февраль көннәрендә җәмгыять белеме буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм региональ этабы узды.

Әлеге олимпиадада Татарстан Республикасының 28 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 150 укучы катнашты.

Җәмгыять белеме буенча олимпиада 2 турда үтте. 1нче турда балалар текстка тәнкыйди анализ ясадылар һәм инша-фикер алышу яздылар. Икенче тур вакытында укучылар курсның төрле бүлекләреннән олимпиада биремнәрен эшләделәр.

Җәмгыять белеме буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының республика һәм төбәк этабында Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләреннән һәм Татарстан Республикасының югары квалификацияле укытучыларыннан торган компетентлы жюри эшләде.

Җәмгыять белеме буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабында Лаеш муниципаль районы Г. Р. Державин исемендәге Сокура урта мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы Илья Новиков җиңүче булды.

Татарстан Республикасының 4 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 12 укучы бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International