“Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсы бөтенроссия кысаларында үткәрелә. Катнашучылар 3 этапны уза: конкурсның муниципаль, зона турлары, финалы. Җиңүче федераль этапка юллама ала. Хәзер республикада зона ярышлары бара. Мәсәлән, 4 - 7 нче февраль көннәрендә конкурс чаралары Түбән Кама һәм Чистай, шулай ук Чүпрәле районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары базасында узды.
"Ел тәрбиячесе" исеме өчен көрәшүче егерме финалист 18 нче февральдә билгеле булачак. Ә бәйгенең йомгаклау этабы 11 – 15нче мартта Казанда узачак.