Татар мәктәпләре укучылары арасында рус телен иң яхшы белүчеләр аталды

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Казанда туган тел (рус булмаган) мәктәпләре өчен рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада Татарстанның 27 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 113 укучы катнашты.

Рус теле буенча олимпиада бер (язма) турда узды. Республика фәнни-методик комиссиясе олимпиадада катнашучыларга тел турындагы бүлекләр -  фонетика, сүз белеме, этимология, фразеология, синтаксис - буенча биремнәр тәкъдим итте.

Катнашучыларның эшләрен Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары бәяләде.

Җиңүчеләр:

- Йолдыз Капитонова, Байлар Сабасы гимназиясенең 7нче сыйныф укучысы;

- Айсылу Насыйбуллина, Нурлат районы Колбай-Мораса урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы;

- Аделина Гатиятуллина, Арча районы Казанбаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы;

- Динә Хәбибуллина, Казан шәһәре Совет районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 171 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы;

- Рамил Баһавиев, Казан шәһәре Мәскәү районы КФУ каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 11нче сыйныф укучысы.

Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан һәм Казаннан 43 укучы призер булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International