Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь укытучыларны "TeachMeet” семинарына чакыра

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

21нче февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә яшь педагоглар өчен семинар узачак, анда алар сәләтле һәм мотивлаштырылмаган укучылар белән эшне оештыру турында фикер алышачак. Чара «Укытучы 2.0» инновацион проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты яшь педагоглар республика советы һәм Яр Чаллы шәһәренең яшь педагогы мәктәбе белән берлектә үткәрелә.

Семинарны үткәрү урыны һәм вакыты: Яр Чаллы шәһәренең Г. Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернаты, 14: 00дән 16:30га кадәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International