2019 елның 17 – 19нчы февралендә география буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада җиңүчеләр:
Данил Федоров - Яр Чаллы шәһәрендәге 77 нче гимназиянең 8нче сыйныф укучысы;
Кәрим Галиуллин - Әлмәт шәһәрендәге 16 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы;
Динара Шәрипова - Түбән Кама шәһәрендәге 22нче гимназиянең 11нче сыйныф укучысы.
Татарстан Республикасының 13 муниципаль районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 36 укучы призер булды.