Казанда кадетлар арасында хәрби-гамәли спорт төрләре буенча республика Спартакиадасы ачылды. Быел унынчы юбилей спартакиадасы Ватанны саклаучылар көненә генә түгел, ә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулуга багышланган. Ярышларда Татарстанның 15 кадет гомуми белем бирү оешмаларының 150 укучысы катнаша.
Өч көн дәвамында кадетлар «ТР Ветераннар берлеге» Республика ветераннар (инвалидлар) иҗтимагый оешмасының күчмә Кубогы өчен төрле дисциплиналарда көч сынашачак. Аларга җитезлекләрен, эрудицияне һәм хәрби тарихны белүләрен күрсәтергә кирәк булачак.