20нче февраль көнне Балтач районының Б. Зиатдинов исемендәге Карадуган гимназиясендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Бу чара халкыбызның һәм аның геройларының уңай сыйфатларына нигезләнеп, өлкән буын үрнәгендә Җәлил иҗатын тирәнтен өйрәнү һәм пропагандалау, балаларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү, фәнни һәм иҗади эшчәнлеккә кызыксыну уяту, сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның уңышлы үсеше өчен шартлар тудыру максатыннан бишенче тапкыр үткәрелә.
Конференция эшендә Балтач, Арча, Актаныш, Әтнә, Лаеш, Саба, Биектау, Кукмара районнарыннан 8 – 11нче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларның чыгышларын жюри әгъзалары – ТР Мәгарифне үстерү институты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләре бәяләде.
Халыкара туган тел көне кысаларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика районнарына «Фәнни десант» - галимнәр һәм язучылар тарафыннан мәктәпләргә бару оештырылды.