Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт ДЙА-9да катнашу өчен гаризалар бирү вакыты турында искә төшерә

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт искәртеп узганча, 2019 елгы дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу өчен гаризалар кабул итү 1нче мартта тәмамлана.

ДЙА-9да катнашу өчен чыгарылыш сыйныф укучысы үз мәктәбендә гариза язарга тиеш, анда имтихан тапшыру өчен сайланган фәннәр һәм йомгаклау аттестациясе формасы - төп дәүләт имтиханы (ТДИ) яки дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) күрсәтелә.

ДЙА-9ның төп формасы-төп дәүләт имтиханы (ТДИ). Ул стандартлаштырылган форманың контроль үлчәү материалларын кулланып үткәрелә. ТДИ ны үткәрү форматы мәктәпне тәмамлаганда 11 сыйныфны тәмамлаучылар тапшырган бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) форматына якын.

Төп гомуми белем турында аттестат алу өчен тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар ике мәҗбүри фән – рус теле һәм математика, сайлап алынган ике фән буенча имтихан тапшырырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International