Рафис Борһанов укучыларның ата-аналары белән бергә БДИ язачак

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

2019 елның 26нчы февралендә Татарстан Республикасы «Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясенә кушылачак.

Әлеге Акция быел өченче тапкыр үткәрелә.

Акция беренче тапкыр 2017 елның февралендә узды. 7нче февраль көнне аңа Россиянең 50 төбәгеннән өч меңнән артык ата-ана кушылды. Акция катнашучылар тарафыннан уңай кабул ителгәнлектән, чараны ел саен үткәрү турында карар кабул ителде.

Ата-аналарга ТР Премьер – министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та кушылачак. Ул Советлар Союзы Герое А. С. Умеркин исемендәге Казанның 116 нчы лицеенда рус теле буенча БДИ язачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International