Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Азат Рафыйк улы Шәрәпов Кемерово өлкәсе Губернаторы урынбасары Догадов Валерий Анатольевич һәм Кемерово өлкәсе администрациясенең коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлеге башлыгы Перфильев Юрий Витальевич белән очрашты.
Чарада Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте, В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты хезмәткәрләре катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасының мәгариф системасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру тәҗрибәсе күрсәтелде.