18 – 21нче февраль көннәрендә Республика олимпиада үзәге мәктәп укучылары өчен физика буенча укыту-әзерләнү җыеннары үткәрде.
"Байтик” лагерында 30 бала фән ярышына ныклап әзерләнделәр. Җыенның программасы физика буенча белемнәрне теоретик һәм практик эшкәртүне, биремнәр үтәлешен һәм тикшерүне күздә тотты. Бу эштә аларга югары квалификацияле укытучылар: Мәскәү физика-техника институтының сәләтле балалар белән эшләү буенча лаборатория хезмәткәре, физика буенча үзәк фәнни-методик комиссия әгъзасы, РФ гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре Михаил Юрьевич Замятнин һәм физика-математика фәннәре кандидаты, КФУның IT-лицее өстәмә белем бирү педагогы Алексей Евгеньевич Заяц ярдәм итте. Уку барышында катнашучылар катлаулы биремнәрне эшләүнең яңа алымнарын һәм аларны анализлау методикасын белделәр.