2030 елга кадәр махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга белем бирүне үстерү стратегиясе проекты фикер алышуга чыгарылган, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
РФ мәгариф министры урынбасары Татьяна Синюгина билгеләп үткәнчә, соңгы 5 елда махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балаларга белем бирүне оештыру өлкәсендә кардиналь үзгәрешләр булган.
2018 елда Россия Мәгариф министрлыгының заказы буенча Россия мәгариф академиясенең Коррекция педагогика институты 2030 елга кадәр махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен мәгарифне үстерү стратегиясе проектын эшләгән. Стратегия эшче төркеме утырышы нәтиҗәләре буенча эшләп бетереләчәк. Якын арада аның буенча төбәкләрдә, мәгариф оешмаларында, инвалидларның иҗтимагый оешмаларында, Дәүләт Думасы, Федерация Советы комитетларында, Иҗтимагый палата комиссияләрендә киң фикер алышу булачак.
Фикер алышу 2019 елның 27нче февралендә Россия Мәгариф министрлыгында коррекция мәктәпләре җитәкчеләре советы утырышы кысаларында да узачак.