25нче февральдә Казанда “Ворлдскиллс Россия" Fashion skills-2019 методикасы буенча яшь дизайнерлар чемпионаты старт ала. Һөнәри ярышларда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Конкурс берничә этаптан торачак. Беренче этап 25нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар үзләре төзегән коллекциянең эскизын җибәрергә тиеш. Нәтиҗәләр буенча көрәшнең икенче этабына күчүче 16 ярым финалист сайлап алыначак. Җиңүче төп бүләк – 1 айга исәпләнгән түләүле стажировка һәм алга таба хатын-кызлар киеменең бер сәүдә маркасының дизайн бюросына эшкә урнашу мөмкинлеге, шулай ук 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк алачак.