20 – 23нче февральдә итальян, кытай телләре буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасының республика һәм региональ этабы һәм испан теле буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде.
Кытай теле буенча олимпиадада Татарстанның 3 районыннан һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләреннән 19 укучы катнашты; испан теле буенча – башкала һәм автоградтан 7 укучы; итальян теле буенча – Казаннан 5 укучы катнашты.
Кытай, испан һәм итальян телләре буенча олимпиада 2 турда узды. Беренче көнне балалар язма тур биремнәрен үтәделәр, икенче көнне телдән чыгыш ясау бәйгесендә катнаштылар.