21нче февральдә Халыкара туган тел көнендә Россия Федерациясе халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү Фонды рәсми рәвештә гамәлгә куелды.
Аның бурычына илнең бөтен территориясендә туган телләрне өйрәнүгә ярдәм итү, дәреслекләр һәм сүзлекләр булдыру, укытучылар әзерләүдә ярдәм итү керә.
2018 елның октябрендә фонд төзү турындагы Указга Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин кул куйды. Фондны оештыручылар - Россия Мәгариф министрлыгы һәм Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык.