Лаешның сукырлар һәм күзләре начар күрүчеләр өчен интернат-мәктәбенең футбол командасы балалары - Татарстан җыелма командасы әгъзалары лаеклы котлаулар һәм бүләкләр кабул иттеләр.
Россия милли лигасы Россия, Белоруссия, Молдова, Чехия һәм Словениядән килгән 18 сукырлар командасы арасында мини-футбол буенча чираттагы турнирга җыелды. Лаеш интернатының өч тәрбияләнүчесе кергән Татарстан җыелма командасы мактаулы икенче урынны яулады.