«Россия мәгарифе» – EDU Russia икенче халыкара форумы Казанда 28 нче февральдән 1 нче мартка кадәр «Казан Экспо»мәйданчыгында узачак. Анда Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы 150 белгече чыгыш ясаячак. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов хәбәр итте.
«50 секция утырышы, 150 дән артык спикер планлаштырыла. Халыкара экспертлар тәкъдим ителәчәк, РФ мәгариф министры урынбасары Ирина Потехина катнашыр дип планлаштырыла. Пленар дискуссиянең модераторы Россия мәгариф академиясенең яңа президенты Юрий Зинченко булачак», - дип хәбәр итте Поминов.