Татарстан Республикасында «КЭС-БАСКЕТ» МБЛ чемпионаты финалы

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

16-18 февраль көннәрендә Баулы шәһәрендә 3нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында Татарстан Республикасында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының финалы узды. Ярышларда Аксубай, Арча, Баулы, Буа, Кукмара, Түбән Кама, Спас, Ютазы муниципаль районнарыннан, Яр Чаллы һәм Казан шәһәреннән 8 егет һәм кызлар командасы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International