Бүген Татарстанда «Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе узды. Казанның 116нчы лицеенда ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та рус теленнән имтихан тапшырды.
«Ничек дулкынланмыйсың инде? Шуның өчен дә ул имтихан бит», - диде республика мәгариф һәм фән министры журналистларга имтихан башланыр алдыннан.
Борһанов билгеләп үткәнчә, ул БДИга махсус әзерләнмәгән. «Имтиханга махсус әзерләнмәдем, чөнки моңа график ирек бирми. Шулай да мондый имтиханнар әдәбият белән тагын бер мәртәбә танышырга этәргеч бирә. Безнең буында рус теленнән белемнәр күбесенчә әдәбиятны укып чыкканнан соң тупланган, чөнки күрү хәтере хатасыз язарга, укырга, чыгыш ясарга ярдәм итә», - дип ачыклык кертте ул.
«Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыруның бердәм көне» Бөтенроссия акциясе беренче тапкыр 2017 елда узды.