28 нче февральдә Казан радиомеханика көллияте базасында инглиз теле буенча республика олимпиадасы узды.
Татарстан Республикасы һөнәри оешмаларының илледән артык студенты инглиз телен иң яхшы белү буенча ярыша.
Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча Ворлдскиллс дөнья чемпионаты үткәрелүгә бәйле рәвештә урта һөнәри белем бирү өлкәсендә һөнәри максатларда инглиз телен укыту белән кызыксыну артты.