Яр Чаллы шәһәр судында укучыларга Юрист көненә багышланган республика иншалар конкурсының махсус призлары тапшырылды. “Суд эшчәнлеге: А дан алып Я га кадәр” социаль проекты кысаларында конкурс 9 – 11нче сыйныф укучылары арасында Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе тарафыннан игълан ителгән иде. Анда республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 220 укучы катнашты. Идарә җитәкчесе урынбасары Алмаз Ибраһимов рәислегендәге жюри әгъзалары тарафыннан иң яхшы эшләр билгеләп үтелде. Алар арасында 88 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Гөлфия Камаева һәм Диана Побединская (мәктәпнең фәнни җитәкчеләре - укытучылары Зинаида Васюткина, Елена Замахова) иншалары бар. Укучыларга бүләкләрне Яр Чаллы шәһәр суды рәисе Ринат Гайфетдинов тапшырды.