17 – 23нче февраль көннәрендә Киров шәһәрендә яшь математикларның 53нче Урал турниры үтте. Анда Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Яр Чаллы, Киров, Ижевск, Курган, Түбән Тагил, Новосибирск, Пермь, Омск, Екатеринбург, Барнаул, Тверь, Жуковский, Төмән, Снежинск, Петропавловск-Камчатский, Ульяновск, Уфа, Якутск, Ярославль кебек 20дән артык шәһәреннән 92 команда катнашты.
Татарстан Республикасыннан Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләреннән 14 команда катнашты. Безнең катнашучылар арасында иң яшь математиклар – бишенче сыйныф укучылары командасы алтынчы сыйныф укучылары арасында лаеклы көрәшеп, 3нче урынны алды!